Сугыш чоры балалары (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясына «Сугыш балалары» картинасын бүләк иттеләр. Аның авторы шәһәребезнең танылган композиторы, музыканты Зөфәр Ярулла улы Сәгыйтов.

Зөфәр Ярулла улы 1929 елда туа. Казан педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Озак еллар 5 нче балалар музыка мәктәбендә, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә укыта. Ул ТРның алтын фондында сакланучы Ватан турында 50 дән артык җырның авторы. Аның җырлары Бөтенроссия, Республика бәйгеләрендә катнашты һәм җиңү яулады. 
Ул һәрвакыт рәсем ясарга ярата. Профессиональ сәнгать белеме булмаса да, плакатлар, киноафишалар, төрле темаларга рәсемнәр ясау аның тормышында мөһим урын алып тора. 

Зөфәр Сәгыйтов Тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмергә сугышның бөтен ачысын-төчесен татырга туры килгән. Бүләк иткән картинасында да ул үзен һәм дусларын – Камада көчле штормга каршы көрәштә җиңеп чыккан 14 яшьлек киномеханикларны сурәтли. Бу хәл 1943 елның сентябрендә була һәм аның күңелендә мәңгелеккә тирән эз калдыра. Ул картинаны 2019-2020 елларда ясый һәм анда сурәтләнгән вакыйга турында ОЧЕРК-ХАТИРӘне дә терки. 

Без Зөфәр Ярулла улына әлеге кадерле бүләк өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә озын гомер теләп калабыз!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: